https://tnv.ru
29 Июль 2025, 17:28
452
0

Кояшлы булуга карамастан, "Ай булмаса, йолдыз бар" сериалы төшерү төркеме һәм актерлар иртә-кич ТНВ каналы тамашачылары өчен яңа татарча сериал әзерли.
Хәзерге вакытта съемкалар Кама Тамагы районында бара. Бүген район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы кунак булды. Ул эш барышын югары бәяләде һәм егет-кызларга уңышлар теләп калды.

Быелның августында күренекле татар драматургы, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тула. Сериал аның шундый ук исемле пьесасына нигезләнеп төшерелә.
Сериалны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә “Татарстан - Яңа Гасыр” каналы белән берлектә “Ватан 21 гасыр” кинокомпаниясе әзерли.
“Ай булмаса, йолдыз бар” сериалы режиссеры булып ТНВ каналы тамашачысына “Кеше китә – җыры кала” сериалы аша яхшы таныш булган Александр Далматов сайланды. Сценарий авторлары - режиссер үзе һәм Алсу Хәбибуллина.

Фото: Илфат Камалиев

Бүлешергә
Комментарии 0