Онлайн трансляция

Свернуть

"Болгар радиосы" велосәяхәтне "Туган тел" җырлап башлады

"Болгар радиосы" велосәяхәтне "Туган тел" җырлап башлады

https://tnv.ru

14 Август 2025, 09:30

167

0

"Болгар радиосы" велосәяхәтне "Туган тел" җырлап башлады
"Болгар радиосы" унынчы тапкыр Болгарга кузгалды. Велосипедлардагы сәяхәт, гадәттәгечә, иртәнге биштә Казан кирмәнендә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан һәм "Туган тел" җырлаудан башланып китте. 

Көн дәвамында безнең белән бергә популяр җырчылар да велосипедта барачак: Илмира Нәгыймова, Илгәрәй, Дилә Нигъмәтуллина, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Гөлзада һәм Илгиз Хәсаншиннар, Зәринә Хәсаншина, Гөлүс Хәбибрахманов, Гүзәл Салаватова һәм Ильяс Шәрипов!

Велоспортчылар ике музыкаль тукталыш ясаячак: Спас районы Ямбакты авылы халкы белән очрашу һәм икенче музыкаль тукталыш - Спас районы Антоновка авылында булачак.

Велоэстафета 18:00 сәгатьтә Болгар мәдәният йортында зур концерт белән тәмамланачак!

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар