https://tnv.ru
05 Июнь 2023, 10:40
349
0
![Татарстанда кәбестә һәм тагын берничә яшелчәнең бәясе арткан](https://s.tnv.ru/resize_cache/150524/372cffca02c6cd34fde6fd3f308be2df/iblock/3bc/3bc821ebe555fe012f81cf6c87bf0567/photo_5467432766275701601_y.jpg)
Татарстанстат порталы май ахырында җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең бәяләре хакында мәгълүматны яңартты. Анда күрсәтелгәнчә, кәбестә, бәрәңге, кишер, чөгендер шактый кыйммәтләнгән.
Кәбестәнең 1 килограммы 48 сумнан 54,5кә кадәр артты. Бәрәңгене хәзер 29, чөгендерне 38, кишерне 49 сумга сатып алып булачак. Ә менә суганның хакы кимегән. Элек килограммы 71 сум торса, хәзер 67 сум булачак.
Бәяләре арзанайган ризыклар арасында ярмалар (дөге, тары, карабодай), кыяр, помидор һәм банан да бар.
Фото: pxhere.com

Бүлешергә
Комментарии 0