Онлайн трансляция

Свернуть

Тәмле ризыклар пешереп танылган блогер Рәмзия Вәлиеваның улы вафат

Тәмле ризыклар пешереп танылган блогер Рәмзия Вәлиеваның улы вафат

https://tnv.ru

07 Июнь 2023, 17:14

812

0

Тәмле ризыклар пешереп танылган блогер Рәмзия Вәлиеваның улы вафат
Үз сәхифәсендә тәмле ризыклар пешереп популярлык казанган блогер Рәмзия Вәлиева гаиләсендә кайгы - улы Фаиль вафат булган. Бу хакта ул үзе социаль челтәрләрнең берсендә хәбәр итә.

Рәмзия ханым, өлешчә мобилизация башлангач, киявен махсус операция зонасына озаткан иде. Ул язылучыларына балаларның әтиләрен бик сагынуын сөйләп торды. Кияве ялга да кайтып килде. Кызганыч, башка оныклары башына да кайгы төшете. Рәмзия ханым улының ике баласы калуын әйтте.

"Ике-өч көн алдан кызыма "бакчада чәчәкләрнең яфракларын да өзә алмыйм, кулым бармый, кемдер үлә" дидем. Интуициям көчле минем, алдан сиземләвем бар, кем икәнен генә әйтә алмадым. Аллаһым, кисәттең, әмма белдертмәдең кем икәнен, саклап та калган булыр идем. Болай булмаган булыр иде" , - дип сөйли сторисларында Рәмзия ханым.

Гаиләнең кайгысын уртаклашабыз!



Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров