Онлайн трансляция

Свернуть

Помидорны тәмле итеп маринадлау өчен серле ингредиент билгеле

Помидорны тәмле итеп маринадлау өчен серле ингредиент билгеле

https://tnv.ru

15 Июнь 2023, 10:40

292

0

Помидорны тәмле итеп маринадлау өчен серле ингредиент билгеле
Тиздән хуҗабикәләр бакчаларыннан беренче уңышларын җыя башлаячак. Кемдер үзе үстергән тәм-томнан хәзердән үк авыз итә. Помидорларны теплицада утыртучылар алдында "бу уңыш белән нишләргә?" дигән сорау туачак. Җавапны Яшел Үзәннең район басмасында эшләүче хезмәттәшләребез белә. Алар "алтын алма"ны маринадлау өчен үзенчәлекле ингредиент - кишер яфрагы куллана торган хуҗабикә рецептын язып алганнар.

Стерильләштерелгән банкаларның төбенә мул итеп яхшылап юылган кишер яфрагы, 1л банкага 1 тырнак сарымсак салабыз. Помидорларны тутырабыз да, кайнар су коеп, 15 минут тотабыз. Шул арада тозлык әзерлибез.

1л суга 1 аш ашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 70г 9 процентлы уксус салабыз.

Банкалардагы суны түгеп, кайнап чыккан тозлыкны помидорлар өстенә салып, тимер капкач белән каплыйбыз. Җылы әйбер белән төреп куябыз. «Эше дә ансат, тәмгә дә бик тәмле!», - дип ачкан үз серләрен Яшел Үзән остабикәсе.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров