Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда бәрәңге һәм тагын берничә яшелчә кыйммәтләнгән

Татарстанда бәрәңге һәм тагын берничә яшелчә кыйммәтләнгән

https://tnv.ru

03 Июль 2023, 13:37

84

0

Татарстанда бәрәңге һәм тагын берничә яшелчә кыйммәтләнгән
Татарстанстат порталы узган атнада җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең бәяләре хакында мәгълүматны яңартты. Анда күрсәтелгәнчә, бәрәңге, кишер һәм кыяр кинәт кенә шактый кыйммәтләнгән.

Бәрәңгенең 1 килограммы 12,74 процентка арткан. Кыяр бәясе 1,85 процентка, ә кишернеке 6,9 процентка күтәрелгән. Ә менә помидорның хакы кимегән. Хәзер килограммы 107,01 сум булачак. Суган һәм кәбестә дә арзанайган. Аларның бәясе хәзер 61,44 һәм 52,72 сум.

Бәяләре күтәрелгән ризыклар арасында тавык ите дә бар. Ул 2,97 процентка кыйммәтләнгән.

Фото: pxhere.com


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров