https://tnv.ru
20 Октябрь 2025, 17:16
19
0

Казаннан аш-су остасы Индонезиягә барып, халыкара чемпионатта беренчелекне яулый. 20 илдән җыелган катнашучылар арасыннан татар егете - Рамил Мөхәммәтҗанов әзерләгән ризыкны иң тәмлесе дип таныйлар. Моңа кадәр безнең Татарстан аш-су осталарының Төркиядә, Туниста шундый зур чемпионатларда җиңүгә ирешкәне булган. Иң горурландырганы - Рамил башкаладагы милли ашлар ресторанында эшли.
Казанда мондый туклану урыннары соңгы елларда кисәк артты ди белгечләр. БРИКС, Россия -Ислам дөньясы кебек халыкара форумнар вакытында безнең аш-суга ихтыяҗ зурлыгына аеруча инанганнар. Туристлар иң беренче чиратта өчпочмак, чәк-чәк, казылыкны сорый икән. Татарстан осталарын халыкара дәрәҗәдә танулары нинди мөмкинлекләр бирә? Казан - гастрономия каласы исеменә лаекмы? Инзилә Хөсәенова репортажында.
Бүлешергә
Комментарии 0