Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда шторм кисәтүе игълан иттеләр

Татарстанда шторм кисәтүе игълан иттеләр

https://tnv.ru

14 Май 2025, 15:05

317

0

Татарстанда шторм кисәтүе игълан иттеләр
ТР Гидрометүзәге Татарстан территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе игълан итте.

"2025 елның 14 маенда кич, төнлә һәм 15 май көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-20 м/с, локаль рәвештә 24 м/с кадәр көчле җил, яшенле яңгырлар, аерым районнарда боз яву, төнлә көчле, коеп яуган яңгырлар көтелә", - диелә хәбәрдә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында һава торышы начар булганда реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр чыбыклары астында качмаска киңәш итәләр.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар