Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда һава торышы Kazan Forum кунакларын гаҗәпләндерде

Татарстанда һава торышы Kazan Forum кунакларын гаҗәпләндерде

https://tnv.ru

15 Май 2025, 17:40

37

0

Татарстанда һава торышы Kazan Forum кунакларын гаҗәпләндерде
Бүген KazanForum кунакларын Татарстандагы һава торышы да гаҗәпләндерде. Алар җылы җәй һәм яңгырлы яз күрделәр. Төш вакытында күк йөзен кинәт болыт каплады. Күк күкрәде, көчле җил күтәрелде. Урыны белән боз яуды.

Болар барысы да болытлы циклон йогынтысы, ул хәзер республиканың төньягына китә. Иртәгә дә шундый һава торышы көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җилнең көчәюе турында кисәтте һәм агачлар, юл билгеләре һәм реклама щитлары астында тормаска киңәш итте.

Шимбәгә һава торышы аязачак. Температура +25 градуска кадәр күтәреләчәк. Республиканы кояшлы һәм җылы ял көннәре көтә.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар