Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда җылы көн көтелә

Иртәгә Татарстанда җылы көн көтелә

https://tnv.ru

07 Октябрь 2025, 15:13

410

0

Иртәгә Татарстанда җылы көн көтелә
Иртәгә, 8 октябрьдә, Татарстанда сизелерлек явым-төшемнәрсез җылы көн көтелә. Төнлә һәм иртән - томан. Җил тизлеге 3-8 м/с кадәр арта. 

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы 0..+5 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Көндез +14..+19 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура +3..+5 градуска җитәчәк. Көнчыгыш районнарда -2 градуска кадәр суыта. Көндез һава +16..+18 градуска кадәр күтәрелә.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар