Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанлыларны һава шартлары үзгәрү турында кисәттеләр

Татарстанлыларны һава шартлары үзгәрү турында кисәттеләр

https://tnv.ru

24 Ноябрь 2025, 14:48

84

0

Татарстанлыларны һава шартлары үзгәрү турында кисәттеләр
Якындагы тәүлектә Татарстан җирлегендә, Казанны да кертеп, һава шартлары үзгәрә. Тиешле кисәтүне ТР Гидрометүзәге чыгарды.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 25 ноябрьгә каршы төндә һәм иртән кайбер районнарда томан булуы ихтимал, ул юл күремен сизелерлек киметергә һәм машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең хәрәкәтен катлауландырырга мөмкин.

Шулай ук төн һәм көн дәвамында җилнең көчәюе көтелә. Аның тизлеге 15-17 м/с ка җитәчәк, ә Казанда җил тизлеге 15 м/с ка кадәр җитәчәк. Халыкка сак булырга һәм маршрутларны планлаштырганда һава шартларын исәпкә алырга киңәш итәләр.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар