Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан карсыз кала: синоптик декабрьгә фараз бирде

Татарстан карсыз кала: синоптик декабрьгә фараз бирде

https://tnv.ru

27 Ноябрь 2025, 09:55

427

0

Татарстан карсыз кала: синоптик декабрьгә фараз бирде
Синоптик Александр Шувалов "Татар-информ"га биргән интервьюсында Татарстанда кышның беренче аена фаразлар белән уртаклашты. 

Шувалов сүзләренчә, декабрьнең беренче декадасы шактый коры, аз явым-төшем булачак, әмма температура элеккечә нормадан 1-3 градуска артыграк торачак.

Моннан тыш, төнлә «минус» һәм көндез «плюс» көтелә, мондый очракта кар ятмый. Карны декабрьнең икенче ункөнлеге башланганчы көтәргә туры киләчәк.

"Явым-төшем булмауны исәпкә алып, декабрьнең беренче декадасында әйләнә тирәнең кышкы төсмерләр алуын көтәргә кирәкми. Декабрьнең 10нчы көннәренә кадәр карсыз яшибез", -  диде Александр Шувалов.

Синоптик соңгы елларда кышның соңрак килүенә һәм иртәрәк тәмамлануына игътибар итте.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар