https://tnv.ru
05 Февраль 2026, 13:08
12
0

Татарстан Гидрометүзәге белгечләре 7-9 февраль аралыгында республика территориясендә һава торышының сизелерлек начараюы турында доклад-консультация чыгарды.
Ведомство мәгълүматы буенча, әлеге чорда Татарстанда һава торышы актив фронталь бүленешләр йогынтысында формалашачак.
Вакыт-вакыт уртача һәм көчле кар, күренүчәнлекне сизелерлек киметә торган буран көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Исәпләүләр буенча, республика территориясенең күпчелек өлешендә бу көннәрдә 10нан 25 ммга кадәр явым-төшем төшәргә мөмкин, бу айлык норманың 0,5-1 өлешенә туры килә.
Явым-төшемнең иң күп күләме Татарстанның көнбатыш районнарында һәм Казанда фаразлана.
Фото: TNV.RU

Бүлешергә
Комментарии 0