Онлайн трансляция

Свернуть

Республиканың барлык терлекчелек комплексларында контрольне һәм биологик иминлекне арттырачаклар

Республиканың барлык терлекчелек комплексларында контрольне һәм биологик иминлекне арттырачаклар

https://tnv.ru

29 Январь 2024, 11:38

62

0

Республиканың барлык терлекчелек комплексларында контрольне һәм биологик иминлекне арттырачаклар
Быел Республиканың барлык терлекчелек комплексларында контролне һәм биологик иминлекне арттырырга җыеналар. Өстәмә чаралар йогышлы авырулар үтеп кермәсен өчен күреләчәк.

Бу хакта Россельхознадзор белән Баш ветеринария идарәсенең еллык киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Узган ел республикада 2 хуҗалыкта бруцеллёз табылды. Кош гриппы, туберкулез һәм башка чирләр мәшәкать китереп чыгарды.

Аларны ветеринар лабораторияләрендә тиз арада ачыклау өчен мөмкинлеге бар. Узган ел 4 млн 600 мең тикшеренү уздырылган. Ул "Авыл хуҗалыгы продукциясен читкә чыгару" илкүләм проекты нигезендә тормышка ашырыла. Моның өчен федераль бюджеттан 19 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Быел да гадәттән тыш хәлләр кабтланмасын өчен тагын нинди чаралар күреләчәк? Чулпан Касыймова җиткерер.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров