Онлайн трансляция

Свернуть

Авылларда нигә сыерны бетерәләр?

Авылларда нигә сыерны бетерәләр?

https://tnv.ru

02 Июнь 2025, 13:10

217

0

Авылларда нигә сыерны бетерәләр?

Татарстан авылларында Сабан туена әзерләнәләр. Ул - язгы кыр эшләре тәмамланып, җәйгесенә керешергә торганда үткәрелүче бәйрәм. Үзенә күрә, авыл хуҗалыгы елының беренче нәтиҗәсен чыгара торган вакыт. Бездә, чебешләрне көзен саныйлар, дисәләр дә, сыерлар гел яздан санала. Кышны күпме чыккан? Кем калдырган? Кем бетергән? Татарстанның шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлекнең кисәк кимүе мәсәләсе- соңгы ике атнада Республика дәрәҗәсендә күтәрелде.  

Эш шунда ки, бер елда фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар 10 мең баш сыерын бетергән.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматы буенча, КФХларда якынча 4 меңгә, ЛПХда 6 мең ярымга кимегән. Нәкъ бер ел элек халык терлекне 13 меңгә киметкән иде. Димәк, 2 елда минус 24 мең! Районнарга эш сәфәре вакытында әлеге катлаулы проблемага Рөстәм Миңнеханов игьтибарын юнәлтте.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар