https://tnv.ru
11 Июнь 2025, 16:31
62
0

Ашлыкны сату хакы түбән, чәчүлек орлыкның күп өлеше чит илдән кайтарыла, районнарда трактор һәм комбайннар искергән. Авыл хезмәтчәннәрен борчыган мәсьәләләр хакында Хөкүмәт йортында журналистларга сөйләделәр.
Әлеге һәм башка проблемалар - чәчү барышында ачыкланган. Бүген министр Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясады. Республикада быел эш 2 млн 700 мең гектар мәйданда башкарыла.
Берничә ел рәттән чәчү вакытында табигать игенчеләрне корылык белән сынаса, быел һава торышы үсентеләргә тамыр җибәрерү өчен уңайлы булды, диләр. Рүзәл Шәрипов репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0