https://tnv.ru
19 Июнь 2025, 12:20
48
0

Соңгы ике атнада Татарстанда 3 урында бруцеллез чире ачыклана. Июнь башында аны Балык Бистәсендә тапканнар иде, бүген Балтач районында расланды. Дәвалап булмый торган авыруны Насыйров дигән фермерның хуҗалыгында - сарыкларда ачыклыйлар.
Монда Республиканың ветеринария идарәсе белгечләре килде. Алган анализларны тикшерүне дәвам итәләр. Шулай ук районда хуҗалык җитәкчеләре белән утырыш узды. Төп максат - халык белән сөйләшеп, кулдан терлек алуны киметү. Эш шунда ки, әлеге фермер сарыкларны белмәгән кешеләрдән алган, ветеринарларга күрсәтмәгән, карантинда тотмаган.
Бүлешергә
Комментарии 0