https://tnv.ru
25 Август 2025, 14:12
30
0

Буа районыннан гап-гади фермер Айрат Әлләмов гектардан 95 центнер уңыш алган. Әлегә КФХлар арасында бу - Республика буенча иң зур күрсәткеч. Татарстанда уртача уңыш 42 центнер тирәсе булганда, Айрат Әлләмов ике тапкырга күбрәк җыйган.
Әлеге яңалык Татарстанда узган селекционерларның Россия форумы атнасына туры килде. Республикада әйдәп баручы галимнәр, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы белгечләре җыелып, юнәлешнең киләчәге турында фикер алыша. Санкцияләрдән соң, тармак бушлык алдында калган була - кайдан алып нәрсә чәчәргә?
Дәүләт вәкилләре фән белән берлектә импорт орлыкларга алмаш эзләгәндә, татар фермеры Россиядә чыгарылган бодай сатып алып, Татарстанның казанышларын баетты. Кем турында "Андыйларга ил таяна"? диләр. Алия Сабирова репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0