https://tnv.ru
08 Сентябрь 2025, 10:59
305
0

Татарстанның яңа җыеп алынган уңышын чит илләргә җибәрә башладылар. Алексеевскидагы элеватордан ашлык төялгән судно Иранга юл алды. 2 мең тонна арпа озатыла.
Ел башыннан 116 мең тонна үсемлекчелек продукциясе башка дәүләтләргә сатылган. Беларусь Республикасы, Азәрбайҗан, Грузия, Казахстан, Монголия, Кытай , Төркия - барлыгы 13 илгә җибәрелә.
Бөртеклеләрнең сыйфатын Россельхознадзор белгечләре тикшерә.
Бүлешергә
Комментарии 0