https://tnv.ru
11 Сентябрь 2025, 16:09
30
0

Татарстан бакчачылары карбыздан да мул уңыш җыярга өйрәнгән. Буа районы Яңа Чәчкапта яшәүче Сиринә Хәйруллина 11 килограммлысын үстергән. Бу хакта "Татарстан хәбәрләре" җиткерә.
Быел һәвәскәр бакчачы - аны икенче тапкыр утырткан була. Сортның безең һава шартларына җайлаш-тырылганын сайлый. Узган ел уңышы - 6 килограммнан артмаган була.
Быелгысы татлырак та, сусылрак та. Моңа кадәр карбызны кибеттән сатып алганнар, хәзер үзләренә дә, дус-танышларын сыйларга да җитәрлек.

Фото: скриншот ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0