https://tnv.ru
06 Октябрь 2025, 12:50
42
0

Алар җирдә кар да эреп бетмәгән килеш кырларга чыга, җәй буе иген үстерә, кара көзгә кадәр - уңыш җыя. Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Аларның һөнәри бәйрәмнәре октябрьнең икенче ялында билгеләп үтелә. Ә бүгенгә Татарстанда ашлык җыелган, иң тырыш хезмәтчәннәр һәм хуҗалыклар билгеле. Илһам Шакиров исемендәге концертлар залына чакырылган 800 кешегә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Рәисе игелекле хезмәтләре һәм республика үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Бу - туган җирен ихлас яратучы, үз эшенә бирелгән, хезмәт сөючән кешеләр бәйрәме, диде ул. Һәм дәүләт бүләкләре тапшырды. Тулырак Алия Сабирова репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0