Онлайн трансляция

Свернуть

11 ярминкә көнендә Татарстан халкы 1 млрд сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алган

11 ярминкә көнендә Татарстан халкы 1 млрд сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алган

https://tnv.ru

24 Ноябрь 2025, 17:59

6

0

11 ярминкә көнендә Татарстан халкы 1 млрд сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алган
11 ярминкә көнендә Татарстан халкы 1 млрд сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алган. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шәһәрлеләр табышлы бәяләрдән ит, йомырка, сөт продуктлары, бәрәңге, яшелчә һәм шикәрне дә кертеп, продуктларны сатып ала алдылар.

Сәүдә мәйданчыкларына барысы 6 700 тоннадан артык яшелчә, шулай ук 793 тонна ит, 681,5 тонна шикәр һәм 1,4 млрд.тавык йомыркасы кайтарылган.

Исегезгә төшерәбез, ярминкәләр 2025 елның 28 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар