Онлайн трансляция

Свернуть

Республика балалар клиник хастаханәсе янында рухи үзәк төзелә башлаган

Республика балалар клиник хастаханәсе янында рухи үзәк төзелә башлаган

https://tnv.ru

01 Июнь 2023, 17:14

129

0

Республика балалар клиник хастаханәсе янында рухи үзәк төзелә башлаган
Бүген, 1 июньдә, Казан шәһәрендә, Халыкара балаларны яклау көне кысаларында, Республика балалар клиник хастаханәсе җирлегендә тантаналы рәвештә “Тыныч бакча” рухи үзәк комплексы төзелеше башланды.

Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан митрополиты Кирилл, ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов, РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, табиблар, пациентлар һәм аларның ата-аналары, спонсорлар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр һ.б. катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

“Тыныч бакча” рухи үзәге ике бинадан – “Әбүгалисина” мәчетеннән һәм православ чиркәүдән торачак. Аларның проекты белән Рәисне таныштырдылар. Төзелешне 2024 елда тәмамларга ниятләнә. Бүген булачак мәчет нигезенә киләчәк буыннарга хат һәм сабыйлар ясаган рәсемнәре белән истәлекле капсула салынды. Әлеге символик гамәлне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөселман эшмәкәре Айдар Шаһимәрданов башкарганнар. Шундый ук капсуланы чиркәү нигезенә дә митрополит Кирилл салган.

“Әбүгалисина” мәчете бер катлы, балконлы, берьюлы 60-70 кеше сыйдырышлы булачак, шул бинада барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә дә урын алачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров