Онлайн трансляция

Свернуть

Корбан бәйрәме уңаеннан Рөстәм Миңнеханов котлавы

Корбан бәйрәме уңаеннан Рөстәм Миңнеханов котлавы

https://tnv.ru

28 Июнь 2023, 10:03

117

0

Корбан бәйрәме уңаеннан Рөстәм Миңнеханов котлавы
Бүген Республикабыз өчен зур бәйрәм — мөселман кардәшләребез Корбан бәйрәмен билгели. Шул уңайдан үз котлавын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та җиткерде.

Бәйрәм иртәсенең беренче сәгатьләрендә үк Рәис үзенең телеграм-каналында мәгънәле видео урнаштырган иде. Ул дөньядагы яхшылык, игелекнең әйләнеше турында.

Видеодагы әби игелекле эш кыла: аңа бирелгән күчтәнәчкә үзеннән дә өлеш салып, аны башка кешегә бирә. Ә изгелек эзсез югалмый бит: ул күчтәнәч соңыннан икеләтә күләмдә аңа кире әйләнеп кайта.

Без дә котлауларга кушылабыз: һәрберебезнең күңелләребездә иман, сүзләребездә дөреслек, кылган эшләребездә изгелек булсын! Корбан бәйрәме белән!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар