Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзән районындагы Яңа Тура авылында мәчет ачылды

Яшел Үзән районындагы Яңа Тура авылында мәчет ачылды

https://tnv.ru

15 Март 2024, 17:10

49

0

Яшел Үзән районындагы Яңа Тура авылында мәчет ачылды
Татарстан мөселманнары өчен шатлыклы вакыйга - кичә Яшел Үзән районында Яңа Тура авылында мәчет ачылды. Изге Рамазан аенда бу халык өчен зур бүләк булды.

Монда намазлар укылды, азан яңгырады һәм беренче тапкыр ифтарга җыелдылар. Гыйбадәтханәне төзергә иганәчеләр һәм Республика рәисе каршындагы мәдәниятны үстерү фонды ярдәм иткән. Авыл халкының шатлыгын Рөстәм Миңнеханов һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин уртаклашты.

Бу - ел башыннан республикада кулланылышка тапшырылган икенче мәчет. Беренчесе Лаешта ачылган иде. Шатлыклы көннең бәхетле мизгелләре Чулпан Касыймова репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров