Онлайн трансляция

Свернуть

«Бигеш» аэропортында һәм Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә намаз бүлмәләре ачылды

«Бигеш» аэропортында һәм Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә намаз бүлмәләре ачылды

https://tnv.ru

16 Март 2024, 10:10

70

0

«Бигеш» аэропортында һәм Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә намаз бүлмәләре ачылды
Кичә Рамазан аеның 5нче көнендә (15 мартта), Н.В.Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортының яңа терминалында намаз уку бүлмәсен ачу тантанасы узды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Әлеге чарада Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин да катнашкан.

Бүлмә пассажирлар өчен уңайлы, тыныч, җылы, имин урында урнашкан. Хатын-кызлар өчен намаз уку урыны пәрдә белән бүленгән. Бүлмәдә кыйбла юнәлеше билгеләнгән, келәмнәр җәелгән, дини әдәбият урын алган. Бүлмәдән ерак түгел генә барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәт алу урыны бар.

Намаз бүлмәсе хастаханәсенең 2нче дәвалау корпусында, бинага керү өлешендә, кабул итү бүлмәсе янәшәсендә урнашкан. Ул тәһарәт алу һәм бәдрәф бүлмәсе, шул исәптән коляскалы инвалидлар өчен мөмкинлекләр тудырылып җиһазландырылган.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров