Онлайн трансляция

Свернуть

Рамазан аенда ураза тотучылар өчен туклану киңәшләре

Рамазан аенда ураза тотучылар өчен туклану киңәшләре

https://tnv.ru

20 Март 2024, 17:07

1241

0

Рамазан аенда ураза тотучылар өчен туклану киңәшләре
Рамазан аенда ураза тотучылар өчен туклану киңәшләрен Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.

11 мартта бөтен дөнья мөселманнары өчен изге Рамазан ае башланды, ул 9 апрель кичендә Ураза гаете белән тәмамлана. Дөрес һәм сәламәт туклану кеше тормышының төп аспектларының берсе.

Гомумән алганда, ураза тоту кеше организмы эшенә үз төзәтмәләрен кертә. Матдәләр алмашы кешенең яңа туклану һәм йокы режимына яраклашырга һәм үзгәрергә тырыша. Ураза вакытында да сәхәргә кадәр берничә сәгать йоклап алырга тырышыгыз. Кайберәүләр ифтардан соң сәхәргә кадәр бөтенләй ятып тормый. Алай ярамый! Организм хәл алырга тиеш.

Сәхәрдән баш тарту кеше организмында матдәләр алмашынуын үзгәртергә һәм ачлык хисләрен кискенләштерергә мөмкин. Ураза көннәрендә өстәлне файдалы гына түгел, ә тәмле, төрле итеп ясарга кирәк.

Ашказанын бик күп ризык һәм бигрәк тә авыр ризык белән тутырырга ярамый. Бу ашкайнату системасына гына түгел, йөрәк-кан тамырлары системасына да тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Сәхәр вакытында кофедан бөтенләй баш тарту (яки аны минималь күләмдә куллану) яхшырак. Ифтарны бер стакан судан яки хөрмә җимешеннән башлап, җиңел салат һәм шулпа белән дәвам итәргә мөмкин.

Ифтар вакытында онлы, татлы, майлы, кыздырылган ризыкны минимумга кадәр киметергә тырышыгыз. Төп ризык янында гел яшелчә булырга тиеш. Гарнирга ярмаларны пешерер алдыннан суда тотыгыз. Иртән сәхәргә шуларны ашасагыз, организмга аксым, да, май да, клетчатка да керә. Итле аш та бик файдалы. Өстәлдәге барлык ризыкны ашап карарга тырышмагыз. Капкан ризыкны (аеруча ит кисәкләрен) озак чәйнәп ашарга кирәк.

Десертны сайлаганда, баллы кумәчләргә караганда төрле җимешләргә (өрек, хөрмә, караҗимеш һ.б.) өстенлек бирү яхшырак.

Тоткан уразаларыгыз кабул булсын!

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров