Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Казанда бушлай автобус йөриячәк

Иртәгә Казанда бушлай автобус йөриячәк

https://tnv.ru

04 Апрель 2024, 10:32

281

0

Иртәгә Казанда бушлай автобус йөриячәк
Иртәгә, 5 апрельдә, изге Рамазанның соңгы җомга көнендә, Казанда хәйрия маршруты йөриячәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

№705 булган 30 нчы автобус Рамазан ае уңаеннан бер көн дәвамында бушлай йөртәчәк. Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды “Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын түләячәк.

Социаль “Рамазан маршруты” иртәнге сәгать алтыдан (6:00) кичке сәгать алтыга (18:00) кадәр йөриячәк. Аның алгы тәрәзәсендә «Благотворительный маршрут от БФ «Закят» дип язылачак, ә салоны шарлар белән бизәләчәк.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров