https://tnv.ru
08 Апрель 2024, 13:43
89
0
![Татарстан авылларында Ураза гаете намазы кайчан укылачак?](https://s.tnv.ru/iblock/ef9/ef9e7c727a905588b718118c47a718d3/photo_5188458267985165217_y.jpg)
10 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында гает вакытлары чыкты.
Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак.
Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында күрсәтеләчәк.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0