Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Ураза гаете көнендә җәмәгать транспорты йөри башлау вакыты билгеле

Казанда Ураза гаете көнендә җәмәгать транспорты йөри башлау вакыты билгеле

https://tnv.ru

08 Апрель 2024, 14:51

63

0

Казанда Ураза гаете көнендә җәмәгать транспорты йөри башлау вакыты билгеле
Казанда Маршрутлары мәчетләр аша уза торган җәмәгать транспорты 10 апрельдә 5:00 сәгатьтә йөри башлаячак. Бу Ураза гаетен бәйрәм итү белән бәйле, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илгиз Сарманов.

Гает намазы башлану вакытын биредә язган идек. Авылларда башлану һәм шәһәр вакыты аерыла. 

Җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен барлык оператив хезмәтләр җәлеп ителәчәк.

«Хокук саклау органнарыннан дин тотучыларның иминлегенә зур игътибар бирүләрен сорыйм», – дип җиткерә Илсур Метшин сүзләрен мэрия матбугат хезмәте.

Фото: kzn.ru, Денис Гордийко

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров