https://tnv.ru
11 Апрель 2024, 10:47
617
0
Казандагы күп мәчетләрнең архитекторы Искәндәр Насыйров вафат. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Аллаһы Тәгалә аны Үзенең рәхмәте һәм Җәннәтләре белән бүләкләсен! Искәндәрнең игелекле гамәлләре аның вафатыннан соң да тукталмаячак - иншәАллаһ, алар динебезгә һәм аның үзенә мәңгелек файда китерер. Мәрхүмнең китүен авыр кайгы итеп кичергән һәркемгә сабырлык телим. Татар җәмәгатьчелеге өчен бу - зур югалту. Нәзарәт һәм шәхсән үземнән чын күңелдән Искәндәрнең якыннарының һәм туганнарының тирән хәсрәтен уртаклашам", - диелә мөфтинең кайгы уртаклашу хәбәрендә.
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0