Онлайн трансляция

Свернуть

Изге Болгар җыенында Гаилә елы уңаеннан парлар арасында хаҗга 6 юллама уйнатылган

Изге Болгар җыенында Гаилә елы уңаеннан парлар арасында хаҗга 6 юллама уйнатылган

https://tnv.ru

20 Май 2024, 14:18

38

0

Бүләк уйнату чарасында теркәлү узган 1500дән артык пар катнашкан.

Изге Болгар җыенында Гаилә елы уңаеннан парлар арасында хаҗга 6 юллама уйнатылган
Изге Болгар җыенында Гаилә елы уңаеннан тәүге тапкыр гаиләле парлар арасында хаҗга юлламалар уйнатылган. Вакыйга Татарстан мөселманнары тормышындагы мөһим вакыйгаларының берсе булган җыенга хәләл җефетләре белән парлап килүчеләрне хөрмәтләүгә юнәлтелгән иде, дип яза Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Җиңүчеләр: Казаннан Илнур һәм Гөлназ Шәйдуллиннар (гаилә корып яшәүләренә 11 ел, 2 малай тәрбияләп үстерәләр), Тәтештән Габделхай һәм Мөнирә Борһановлар (37 ел бергә яшиләр, 2 малай тәрбияләп үстергәннәр), Казаннан Юрий һәм Алия Бабий. 2025 елда «Комфорт» программасы буенча аларга икешәр кешелек хаҗга юллама алу өчен 3 сертификат тапшырыла.

Әлеге акция мөселман җәмәгатьчелеге игътибарын гаилә кыйммәтләренә юнәлтергә, аларны популярлаштырырга, Татарстан мөселманнары тормышындагы төп вакыйгаларның берсенә бергә килгән гаилә парларына хөрмәт күрсәтергә, шулай ук мөселманнарда киләчәктә гаилә кору һәм ир-хатыннарда үзара җылы мөнәсәбәтләрне ныгыту теләген көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров