https://tnv.ru
22 Апрель 2025, 14:23
79
0

Диния нәзарәте казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин бу көннәрдә махсус хәрби операциянең алгы сызыгында хезмәт итүче хәрбиләр янына барган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул «Батыр» батальонында, 90 нчы танк дивизиясендә һәм башка хәрби частьләрдә була. Полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйруллаев белән бергә алар кече Ватаннан җылы сәлам тапшалар, үгет-нәсыйхәтләр бирәләр, бергәләп намазлар укыйлар, дога кылалар, аларның хәрби рухын күтәрделәр.
Моннан тыш, МХО зонасына сәфәре барышында Марат хәзрәт Мөфти Камил хәзрәт исеменнән, полк имамнарына һәм мөселман хәрбиләргә ярдәм иткәннәре өчен, Диния нәзарәте бүләкләрен тапшыра.
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0