https://tnv.ru
29 Апрель 2025, 16:34
89
0

18 майда Болгарда, һәр елдагыча, мөселманнарның Изге Болгар җыены узачак. Җыен “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисади форумы мәдәни программасы кысаларында оештырыла, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Ул Казанда, 13-18 майда булачак.
Изге Болгар җыенының кульминацион чарасы Болгарның тарихи Хан мәчете җирлегендә җәмәгать белән намаз уку булачак. Намаздан соң мөселманнар дин һәм Ватан өчен гомерләрен биргән ата-бабалары рухына, шулай ук мөселман өммәте һәм Россия өчен иминлек сорап дога кылачак.
Җыенда, моннан тыш, мәдәни программа, төрле интерактив һәм тематик мәйданчыклар эше каралган.
Изге Болгар җыены Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе Болгарстанының Исламны кабул итү көне хөрмәтенә уза. Бу вакыйга Ибн Фадлан җитәкчелегендәге Багдад илчелегенең Болгарга килүе белән бәйле һәм Идел буе халыкларында ислам тарихына нигез сала.
Фото: скриншот ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0