https://tnv.ru
13 Май 2025, 11:23
56
0

Бу атна Татарстанда "Россия - Ислам дөньясы. КазанФорум" Халыкара икътисади форум вакыйгалары белән узачак. Бер атнага башкалага 103 илдән 10 мең кеше килә.
Аларны бүген каршы ала башладылар инде. Иртәгә иң зур делегацияләрне Иран белән Катардан көтәләр. Эшлекле программа ачылганчы, кайберләре Республикадагы тарихи урыннар белән таныша. Рөстәм Миңнеханов "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме җитәкчесе буларак, чит илгә эш сәфәрләре барышында ел дәвамында делегатларны шәхсән чакырды.
Форумның программасын бүген Хөкүмәт йортында журналистларга тәкъдим иттеләр. Аны Рүзәл Шәрипов бәян итәр.
Бүлешергә
Комментарии 0