https://tnv.ru
14 Май 2025, 11:09
52
0

Форумның беренче көнендәге төп вакыйга - хәләл белән бәйле булды. Казанның Агросәнәгать паркында Хәләл ярминкә эшли башлый. Якшәмбегә кадәр монда бары тик шәригать кануннарына туры килгән товар һәм ризыклар гына сатачаклар.
Бирегә бөтен дөньядан азык-төлек китерелә. Киштәләрдә сыйфатлы хәләл продукция гына урын алырга тиеш. Шуңа күрә ай буе Казанның ветеринария оешмасы санитар тикшерү уздыра. Алар итне дә, карбызны да энә күзеннән үткәрәчәк. Беренче эш көнендә базарга Рүзәл Шәрипов юл тотты.
Бүлешергә
Комментарии 0