https://tnv.ru
15 Май 2025, 11:21
65
0

"KazanForum"ның эшлекле программасы бүген башланып китте һәм ул инде традициягә әйләнгән Халыкара ярминкә - Казан Хәләл маркет белән ачыла. Шәригать кануннарына нигезләнгән сәүдә - атна ахырына кадәр башкаланың Агросәнәгать паркында гөрлиячәк.
Тантанага Республика Рәисе - Рөстәм Миңнеханов, төрле илләрдәге Хәләл комитеты җитәкчеләре килде. Монда 10 дәүләттән хәләл стандартларга туры килә торган продукция тәкъдим ителә.
Сәүдә рәтләреннән беренчеләрдән булып Рүзәл Шәрипов узды. Ул шулай ук үз товарын “яшел тамга” белән экспортка җибәрүче эшмәкәрләр белән танышты.
Бүлешергә
Комментарии 0