https://tnv.ru
19 Май 2025, 10:15
185
0

Быел Казанның 21 000нән артык чыгарылыш сыйныф укучысы соңгы кыңгырауларын 24 майда "Татнефть Арена"да билгеләп үтәчәк. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.
Ризванов билгеләп үткәнчә, тугызынчы сыйныф укучыларының чит телләр буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе 21 майда башлана, ә унберенче сыйныф укучылары тарих, әдәбият һәм химия буенча БДИ 23 майда тапшыра башлаячак.
Эксперт сүзләренчә, чыгарылыш сыйныф укучылары БДИның бер фәнен яңадан тапшыру хокукыннан файдалана ала. Кабат тапшырулар 3 һәм 4 июльдә узачак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0