https://tnv.ru
19 Май 2025, 10:54
59
0

Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы ачылды. Анда катнашучы имамнар эшне Агросәнәгать паркындагы хәләл ярминкәне караудан башлады.
Алар Россиянең 74 төбәгеннән җыелган. Монда Калининградтан килүче дә, Камчаткадан кайтучы да бар. Иң өлкән катнашучыга - 97 яшь. Иң яшь хәзрәт - Оренбург өлкәсеннән килгән, аңа әле 17 генә. Кунаклар "Татар базары"н да карады. Алар форумга нинди өметләр баглый? Дин әһелләрен нинди проблемалар борчый?
Болар хакында - Инзилә Хөсәенова.
Бүлешергә
Комментарии 0