Онлайн трансляция

Свернуть

Хәләл стандартлары. Шәригать кануны буенча җитештерүчеләрнең кыйбласы кайда?

Хәләл стандартлары. Шәригать кануны буенча җитештерүчеләрнең кыйбласы кайда?

https://tnv.ru

19 Май 2025, 16:21

55

0

Хәләл стандартлары. Шәригать кануны буенча җитештерүчеләрнең кыйбласы кайда?

Казан Форумның мөһим нәтиҗәсе дип, белгечләр Татарстан Диния Назәрәте карамагындагы "Хәләл" комитетының Малайзия һәм Фарсы култыгы илләрендә аккредитация алуын атый. 

Бу - катлаулы эш нәтиҗәсе һәм безнең эшмәкәрләр җитештергән продукцияне чит илләргә сату мөмкинлеген арттыра. Узган ел ислам дәүләтләренә 14 млн доллар товар чыгарганбыз. Безнең ит, сөт, кондитер эшләнмәләрен Монголия, Бразилия, Ирак, Мисыр, Согуд Гарәпстаны, Алжирда алалар.

Әмма хәләл бүген теге яки бу ризыкның сертификатлы булу билгесе генә түгел, ул тормыш рәвешен колачлый. Рөстәм Миңнеханов сүзе белән әйтсәк, хәләл - тормыш фәлсәфәсе. Моңарчы без сертификат - "яшел билге" алу трында сөйләсәк, соңгы 3 елда яңа тармак - ислам финанслары белән эшләргә өйрәнәбез. 2 ел элек Татарстан, Башкортстан, Дагыстан Чечняда аны тәҗрибә буларак сынап карый башлады. 

Безнең ил белгечләре форумда җиткергән төп фикер - хәләл ризык булсынмы, шәригатьчә финанслармы - бу бик зур базар һәм анда һәркемгә урын җитәчәк. Хәләл тормыш рәвешен җәелдерүдә безгә әле нишләргә кирәклеген Рүзәл Шәрипов ачыкларга тырышты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар