https://tnv.ru
20 Май 2025, 15:08
277
0

Татарстан мөфтияте 2025 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләрен раслады.
Гарәфә көне итеп 5 июнь билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 6 июньгә туры килә. Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.
Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:2.00-3.00 – Коръән уку;
3.00-3.30 – гает вәгазе уку;
3.30 – гает намазы;
3.40 – хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул 8 июнь көнне кояш баеганчы дәвам итәчәк. Корбан нисабы күләме – 53 мең сум.
Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0