Онлайн трансляция

Свернуть

Нәзарәт делегациясе СВО зонасына гуманитар ярдәм белән китте

Нәзарәт делегациясе СВО зонасына гуманитар ярдәм белән китте

https://tnv.ru

27 Май 2025, 15:43

59

0

Нәзарәт делегациясе СВО зонасына гуманитар ярдәм белән китте

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин боерыгы буенча Татарстан мөфтияте делегациясе чираттагы гуманитар йөк белән махсус хәрби операция зонасына юнәлде, дип яза Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Татарстан мөселманнарыннан посылкаларны “Алга” һәм “Тимер” батальоннары, 430нчы полк хәрбиләренә, шулай ук Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы госпитальләренә тапшырачаклар. Бу юлы Татарстан хәрбиләренә шулай ук “Йолдызлык” – "Созвездие" фестивалендә катнашучы яшүсмерләрдән 274 хат тапшырылачак.

Делегацияне махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча Татарстан Мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов җитәкли. Гуманитар йөк меценатлар, “Билал” мәчете мәхәлләсе һәм Саба районының “Солдатка аш” волонтерлык оешмасы тарафыннан җыелган.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар