Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда яңа "Мәдинә" мәчете үз ишекләрен ачты

Татарстанда яңа "Мәдинә" мәчете үз ишекләрен ачты

https://tnv.ru

02 Июнь 2025, 14:22

303

0

Татарстанда яңа "Мәдинә" мәчете үз ишекләрен ачты

1 июньдә, Лаеш мөхтәсибәтенең Сокуры авылында яңа "Мәдинә" мәчете ачылды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчетне салдыруга аеруча зур өлешне үзеннән төзүче Илсур Гомәр улы Дияров керткән. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аңа рәхмәт хаты тапшырылган. Үзенең җылы сүзләрен аңа шулай ук район башлыгы Илдус Зарипов та җиткерде. Әйтергә кирәк, мәчетне төзү эшендә көченнән килгәнчә гади халык та - мәхәллә әгъзалары да катнашты. 

Мәчетнең төзелеше 2022 елның июль аенда башлана. Ике катлы мәһабәт бинаның зурлыгы 283 кв.м тәшкил итә. Мәчет янында төзекләндерелгән чишмә бинасы да тора. Имам-хатыйб итеп Гайнетдинов Марат хәзрәт билгеләнгән.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар