Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда гошер җыю кампаниясе башланды

Татарстанда гошер җыю кампаниясе башланды

https://tnv.ru

03 Сентябрь 2025, 12:00

77

0

Татарстанда гошер җыю кампаниясе башланды

Татарстанда һәр елдагыча гошер сәдакасын җыю һәм аны мохтаҗларга тарату буенча киң колачлы хәйрия кампаниясе башланды. Быел әлеге изге эшкә беренчеләрдән булып Бөгелмә һәм Алабуга Җәмигъ мәчетләре тотынды. Гошер җыю эшенә якын арада республиканың барлык үзәк мәчетләре дә кушылачак. Шуңа бәйле рәвештә, мөфтият 2025нче елның 20нче сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Шул рәвешчә, гошер җыю кампаниясе барышында теләгән һәр кеше үз хуҗалыгында җыеп алынган уңыштан өлеш чыгара ала.

Мәчетләрдә бәрәңге, кәбестә, кабак, ташкабак, аш чөгендере, кишер, суган, алма, слива кебек яшелчә һәм җиләк-җимешләр, шулай ук бал кабул ителә. Җыелган азык-төлек бердәм рәвештә мохтаҗларга һәм аз керемле гаиләләргә таратылачак.

Гошер – ул сәдаканың махсус төре. Уңыш җыеп алынганнан соң, аның уннан бер өлешен мохтаҗларга тапшыру дигән сүз.

Фото: dumrt


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар