Онлайн трансляция

Свернуть

Әлмәттә яңа “Тәскирә” мәчете ачылды

Әлмәттә яңа “Тәскирә” мәчете ачылды

https://tnv.ru

15 Октябрь 2025, 10:53

76

0

Әлмәттә яңа “Тәскирә” мәчете ачылды
Әлмәттә яңа “Тәскирә” мәчете ачылды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте үзенең телеграм каналында хәбәр итә.

"Тәскирә" мәчете ике катлы, ике манаралы, гомуми мәйданы 400 кв. м., 150-200 кеше сыйдырышлы.

Мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен зур намаз залы, уку сыйныфлары, гардероб һәм имам бүлмәсе бар. Балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курслар оештырылган. Мәчетнең имамы – Әлмәт мәдрәсәсенең кичке бүлеген тәмамлаган Фәрит хәзрәт Ханнанов

Мәчет төзелешне башлап җибәрүчеләр – Рәйханә һәм Фәрит Ханнановларның әниләре хөрмәтенә “Тәскирә” дип аталган.

Фото: Әлмәт мөхтәсибәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар