Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның 45 еллык хезмәте билгеләп үтелде | Адымнар

Казанда Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның 45 еллык хезмәте билгеләп үтелде | Адымнар

https://tnv.ru

24 Ноябрь 2025, 17:25

10

0

Казанда Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның 45 еллык хезмәте билгеләп үтелде | Адымнар
Казан бу атнада дөньяның төрле илләреннән мөселман оешмасы лиделарын берләштергән вакыйга үзәгендә кайнады. Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның өммәтебезгә имам буларак хезмәт итүенә 45 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Татарстанга Бәхрәйн, Мисыр, Төркия, Гыйрак, Германия, Канададан ислам эшләре буенча совет рәисләре килде. Хәзрәтнең Россиядә дә, дөньяда да абруе зур. Үзәк диния нәзарәте бүген илнең 25 миллионлык мөселман өммәте бердәмлеген ныгыту эшен алып бара.

Совет чорыннан ук яшьләрне Бохарага укырга җибәрә, аның ярдәме белән күпсанлы мәчетләр ачыла, Изге Болгар җыенын оештыруда башлап йөрүче була. Легендар һәм кабатланмас шәхес диләр аның турында. Чөнки фикерләре, чыгышлары, хәттә киенү рәвеше беркемне битараф калдырмый. Хәзрәтне мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләре дә таный, тыңлый, аңлый. Тәлгать Таҗетдиннең тормыш юлы һәм төп казанышлары хакында киләсе репортажда.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар