https://tnv.ru
04 Декабрь 2025, 10:37
13
0

Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте башлангычы белән, гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларга азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе тормышка ашырыла. 2025нче ел нәтиҗәләре буенча, әлеге акция кысаларында Татарстан Республикасында барлыгы 1201,5 тонна гошер сәдакасы җыеп, мохтаҗларга таратылган.
Татарстан мөселманнары, мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән, республика мәчетләренә бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, кабак, суган, ташкабак, алма, слива, шулай ук җиләк-җимеш кайнатмалары, тозлаган кыяр-помидорлар, бал алып килгән.
Шулай итеп, татарстанлыларның активлыгы нәтиҗәсендә, Татарстан мөхтәсибәтләрендә традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017нче елда – 160 тонна, 2018нче елда – 600 тонна, 2019нчы елда – 1109,5, 2020нче елда – 1000 тоннага якын, 2021нче елда – 577,33 тонна, 2022нче елда – 1377,34 тонна, 2023нче елда – 826,9 тонна, 2024нче елда – 968 тонна, 2025нче елда 1201 тонна гошер сәдакалары җыеп таратыла.
Фото: dumrt.ru
Бүлешергә
Комментарии 0