Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанга эшлекле сәфәр белән Россиянең фән һәм югары белем министры киләчәк

Татарстанга эшлекле сәфәр белән Россиянең фән һәм югары белем министры киләчәк

https://tnv.ru

05 Апрель 2023, 12:20

223

0

Татарстанга эшлекле сәфәр белән Россиянең фән һәм югары белем министры киләчәк
Иртәгә Татарстанга эш сәфәре белән Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков киләчәк. Ул Казан, Әлмәт, Яр чаллы шәһәрләрен күреп кайтырга җыена. Министр объектларны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә караячак. Бу хакта бүген «Казанские ведомости» хәбәрчесенә Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләгән.

Эшлекле сәфәр кысаларында Валерий Фальков һәм Рөстәм Миңнеханов алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән берлектә семинарда да катнашачак. Искәртеп үтәбез, Республикада бүген 3 шундый белем йорты бар. Алар Казанда, Әлмәттә һәм Яр чаллыда эшләп килә.

Фото: minobrnauki.gov.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар