Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальковны Татарстандагы белем бирү сыйфаты гаҗәпләндергән
https://tnv.ru
07 Апрель 2023, 17:16
599
0

Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальковның Татарстан буенча эшләкле сәфәре дәвам итә. Кичә министр Яр Чаллы шәһәрен күреп кайтты. Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә алар алдынгы инженерлык мәктәпләре үсеше хакында киңәшмә уздырдылар. Шулай ук Фальков автокаланың мөһим объектларын, шул исәптән “КАМАЗ” фән үзәген дә карады. Моның турында Рәиснең рәсми сайтында язылган.
Чаллыга килүнең төп сәбәбе – андагы инженерлык мәктәбен күреп кайту. Ул автокаладагы КФУ институтында урнашкан. Аны гамәлгә ашыруда “КАМАЗ” да катнаша. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, илне техник җиһазландыру һәм мөмкинлекләрне үстерү ягыннан мондый белем йортларының әһәмияте чиксез зур. Яшь галимнәр саны буенча Татарстан илдәге уртача күрсәткечтән югарырак тора.
Валерий Фальковны Татарстандагы белем бирү сыйфаты гаҗәпләндергән. Ул Республикадагы инженерлык мәктәпләренең югары нәтиҗәләрен билгели. “Әлеге әзерлек белән Россия сәнәгать өлкәсендә теләсә нинди бурычларны үти алачак. Татарстанның үзенчәлеге шунда: биредә мәктәпләр барысы да төрле, һәрберсендә белем бирү методикасы үзенчәлекле, әмма нәтиҗәләр барысында да – сокланырлык. Республика җитәкчелеге моңа әһәмият бирмәсә, мондый уңышка ирешеп булмас иде”, - дип аңлаткан министр.
Фото: rais.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0