https://tnv.ru
17 Август 2023, 11:55
31
0
Яңа уку елын Татарстанның мәгариф системасы иң кискен мәсьәлә: кадрлар кытлыгы белән каршы ала. Белем йортларына 2 мең укытучы җитми.
Казанга якын урнашкан районнардагы бистәләрдә мәктәп юк. Башкаладагы белем йортлары шыплап тулган, аларның 40 проценты ике сменада эшләргә мәҗбүр. Бу проблемалар кичә республиканың мәгариф һәм фән өлкәсендә эшләүчеләрнең август киңәшмсендә күтәрелде.
Утырыш Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев катнашында үтте. Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркка республиканың мәгариф идарасе җитәкчеләре, район башлыклары җыелган иде. Куелган мәсьәләләрне ничек хәл итәргә җыеналар? Фәйрүзә Мәҗитова репортажында.

Бүлешергә
Комментарии 0